среда, 4 декабря 2013 г.



                      Муса Җәлил: тормыш юлы һәм иҗаты 




  Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта һәм бер елдан шунда вафат була.
Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән яыннан таны¬ша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъяз¬ма журналга урнаштыра бара.
Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урнашкач, «Хөсәения» мәдрәсәсе Мәгариф комиссариаты карамагындагы урта педагогик белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә. Муса, бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан булып, озакламый шәһәр комсомол оешмасына член булып керә.
1919 елның октябрендә, Оренбург шәһәре Дутов гаскәрләре тарафыннан камап алынган чорда, Төркстан фронты политидарәсе органы «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. Шуннан соң аның революция, көрәш рухы белән сугарылган романтик шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә башлый. 1919 елның декабрендә М. Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча культура-агарту эшләре алып бара. 1920 елның январенда М. Җәлилнең актив катнашы белән Мостафа авылы яшьләренең комсомол ячейкасы төзелә. Шушы ук вакытларда ул, кулына корал алып, ирекле коммунарлар отряды составында кулак бандаларын тар-мар итү операцияләрендә катнаша.
1921 елның афәтле җәен М. Җәлил яңадан Оренбург шәһәрендә уздыра. Көзен аны, партиянең губерна комитеты рекомендациясе белән, Оренбург хәрби-партия мәктәбенә урнаштыралар. Алты айдан мәктәпне тәмамлагач, ул Халык мәгарифе институтына укырга керә, ләкин, авырып китеп, тиздән укуын ташларга мәҗбүр була. Аннан да бигрәк ул Казанга, татар мәдәниятенең үзәгенә ашкына.
1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу, алдынгы яшьләр, язучылар арасында кайнау М. Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгына уңай йогынты ясый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.
1925-1927 елларда М. Җәлил ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург губерна) комитетында инструктор булып эшли! 1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына член итеп сайлана һәм Мәскәүдә эшләргә калдырыла. Бюроның тапшыруы буенча М. Җәлил беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы редакторы булып эшли. Бер үк вакытта ул 1927-1931 елларда I Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. 1929 елда М. Җәлил партия сафына член булып керә.
1933-1934 елларда М. Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. Үзәк газеталарда эшләгән елларда ул, журналист-хәбәрче буларак, күп кенә промышленность предприятиеләренә, колхоз-совхозларга бара» халыкның .тюрмышы һәм хезмәте белән якыннан таныша. Болар һәммәсе аның әдәби иҗатында билгеле бер чагылыш табалар. 1934 елда шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен эченә алган шактый зур җыентыгы («Орденлы миллионнар») басыла һәм шул ук елны «Стихи Мусы Джалиля» исеме белән сайланма шигырьләре беренче мәртәбә рус телендә чыга.
1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М. Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь үзе өчен яңа бу хезмәткә дәртләнеп тотына, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә опера сәнгатенең специфик үзенчәлекләрен, классик опера һәм балет либреттоларының язылу хасиятләрен профессиональ белгеч дәрәҗәсендә үзләштереп, студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә. 1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.
Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш тоту Җәлил иҗатында яңа үзгәрешләр тууга сәбәп була: әсәрләрендә лирик җылылык, музыкальлек, нәфислек, халыкчан табигыйлек хасиятләре көчәя, җыр һәм романслар иҗат итүгә игътибар арта. «Сагыну», «Җир җиләгем», «Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек хисләрнең сафлыгы һәм тирәнлеге белән «аерылып торган шигырьләр, композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкның яраткан җырларына әвереләләр. Әдипнең иҗатында бөтенләй яңа жанр-драматик поэма жанры да барлыкка килә. «Алтынчәч» (1935-1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезендә композитор Н. Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә.
М. Җәлилнең 1934-1941 еллар арасында язган лирик шигырьләре, җырлары, «Хат ташучы» (1938), «Алтынчәч» кебек поэмалары сугышка кадәрге татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы буларак тәкъдир ителәләр. 
1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы постларда эшләгән җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле әдип сыйфатында каршылый.
1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.
М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар - романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.
1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.
«Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.
Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.
М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.
М. Җәлил 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
Герой-шагыйрь турында өстәмә мәгълүмат:

1. Муса Җәлил шигырьләре:         http://shigriyat.ru/authors/djalil/page1
2. Шагыйрь турында истәлекәр:   http://www.tatknigafund.ru/books/818/read#page1
                                                        http://www.tatknigafund.ru/books/956/read
                                              http://www.tatknigafund.ru/books/1903/read
                                                       http://www.tatknigafund.ru/books/989/read  

Муса Җәлил тормышы һәм иҗат юлы турында тест: http://www.make-test.ru/adm/tests/addtest/?testid=2392 (1386824597 кодын җыеп керергә)

                                             

среда, 20 ноября 2013 г.

 Дусларымның блоклары:

http://aigul4ik.blogspot.ru/ - Айгөл Сөнгатуллина

http://veneravali.blogspot.ru/ - Венера Валиева

http://chulpan693.blogspot.ru/ - Чулпан Газимҗанова

http://zakizlandishka.blogspot.ru/  - Ландыш Зәкиҗанова

http://sahifa201311.blogspot.ru/  - Виктория Какаева

http://zhuravalena.blogspot.ru/  - Алёна Журавлёва

http://landyschka.blogspot.ru  - Ландыш Нигъмәтуллина

http://kizikliedebiiat.blogspot.ru/  - Энҗе Сафина

http://alsou858.blogspot.ru/  - Алсу Садриева

Дусларымның блоклары




Ш. Камал "Акчарлаклар". (Дәрес эшкәртмәсе)
Кешеләрне нәрсә якынайта?
                                                                                         
Максат: 1) Ш.Камалның “Акчарлаклар”әсәрендә күтәрелеп чыккан мәсьәләләрне чишү;
2) укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен булдырырга, әдәби әсәргә җитди карарга, тирәннән уйланырга күнектерү;
3) үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү;
4) һөнәр турында җитди караш формалаштыру.
Дәресне җиһазлау : китап күргәзмәсе, интерактив такта, компьютер, Ш.Камалның портреты, “Акчарлаклар” әсәренә иллюстрация
Дәрес тибы: белемнәрне камилләштерү, уку мәсьәләсен кую.
                                                 Дәрес  барышы:
  I. Уңай психологик халәт тудыру.
Кадерле укучылар! Дәрес –конференциягә рәхим итегез! Тормыш, хезмәт, мәхәббәт, бәхет, һөнәр, дуслык турында сөйләшербез, икеләнсәк –киңәшербез, кирәк икән –серләшербез! Бүгенге дәрес сезне көтә. Без аны “Кешеләрне нәрсә якынайта?” дип атарбыз.
    Максатыбыз – Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләрне, проблемаларны чишү, фикер йөртү, үз фикерләребезне матур итеп сөйли, дәлилли белү, әдәби әсәргә җитди караш тәрбияләү,тирәннән уйлану,әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең бүгенге көндә  мөһим булуларына игътибар итү. Киләчәк тормышта үз урыныгызны табуга юнәлеш бирү, дөрес һөнәр сайлау турында уйлану.
    Шәриф Камалның “Акчарлаклар” повесте иң күренеклеләрдән санала. Язучыны классик әдип дип таныткан әсәр ул. Әдәби тарихыбызның чын мәгънәсендә, Тукайга ияреп әйткәндә, “һич тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”. Повестьнең дөньяга килүенә быел 95 ел була. Инде тугыз дистә ел буе ул татар канлы, милли җанлы укучыны дулкынландырып, уйландырып, сокландырып килә. Әсәре үзеннән соң да яши алган язучы – бәхетле язучы ул. Тормышта бәхет эзләүчеләрне диңгездән мәрхәмәт өмет итүче акчарлакларга тиңләгән Шәриф Камалның тууына 125 ел була. Димәк, милли әдәбият дөньясы өчен икеләтә юбилей. 
II. Уку мәсьәләсе кую.
Укытучы : XX гасырга аяк басканда татар тормышында яңа сыйныф үзенә урын даулый башлады. Бу — эшчеләр сыйныфы. Капиталистик мөнәсәбәтләр киңәя, завод-фабрикалар саны арта һәм промышленность көчәя барган саен, җәмгыятьтә эшчеләр катламы үсә. Аның үз яшәү рәвеше оеша, үзенең мәнфәгатьләре, иҗтимагый идеаллары формалаша. Җәмгыять тормы-
шында инде татар эшчесе дә актив катнаша, аның мәнфәгатен яклаучылар, аны кайгыртучылар барлыкка килә, сәяси әдәбият туа. Матур әдәбиятта да бу сыйныф тормышы чагыла
башлый. Инкыйлабый рухлы шигърият барлыкка килә, прозада һәм драматургиядә эшчеләр образларын үзәккә куйган әсәрләр языла. Аерым әдипләр бу теманы яктыртуга ныклап керешәләр. Мондыйлар арасында Шәриф Камал күренекле урын били.
            Сез “Акчарлаклар” повестен укыдыгыз. Әйдәгез әле төркемнәрдән 1әр укучы кыскача эчтәлеге белән таныштырыгыз.
III. Уку мәсьәләсен чишү.
Төркемнәргә сорау бирелә, җаваплар тыңлана.
- Эшчеләр тормышын, аларның да вакытлы (сезонлы) эшчеләр көнкүрешен яктыртуны Ш. Камал үзенең кайсы әсәрләрендә үзәккә куя. Ни өчен дип уйлыйсыз? (“Бәхет эзләгәндә”, “Чит илдә”, “Сукбай” кебек әсәрләре. Мулла гаиләсендә туып тәрбияләнгән егет бик яшьли үз көнен үзе күрә башлый. Аның яшьлек елларындагы тормышында ике юнәлешне күрергә мөмкин. Берсе — белемгә омтылу, үзебездәге төрле мәдрәсәләрдә, Рига, Истанбул, Каһи-
рә уку йортларында белем алу, укытучы булып эшләү, газета-журналларда хезмәттәшлек итү. Икенчесе — шахталарда, балык промыселларында, тимер юл төзелешләрендә эшләү,
ягъни төрле һөнәр эшчесе булып көн итү. Ә болар, ягъни тормышта үзе күреп-белгәннәр, үзе кичергәннәр, Ш. Камалга зыялылар хәятыннан да, эшчеләр тормышыннан да үз әсәрлә-
ренә мул азык табарга ярдәм итә
)
- Ни өчен бу җыйнак повесть укучы күңеленә нык тәэсир итә, тойгылар байлыгы тудыра, хәтердә уелып кала? (чөнки үзәктә кеше образы, аның эчке дөньясы, кешеләргә һәм выкыйгаларга мөнәсәбәте төп урынны били)
- Повестьта сурәтләнгән вакыйгаларны икегә аерып карарга була. Бу – “Балык тоту тарихы” һәм “Газизә белән Гарифның саф хисләре”. Укучылар, эшчеләрнең акча эшләргә омтылышын чагылдырган сюжет сызыгын төзегез әле.
(Төркемнәрдә эш. Көтелгән җавап: промыселга җыелу – чаннарны балык тозларга хәзерләү- беренче невод салу – неводны коткару – балыкны тозлау)
Укытучы:- Нәрсә ул бәхет?
Укучылар фикере  тыңланыла.
Бәхет  темасы –мәңгелек тема. Ул бер генә  язучы,шагыйрьдән дә читтә калмаган. Ә хәзер, шушы фикерләрдән  чыгып, Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәрендәге  образларга күчәбез. Алар  бәхетлеме? Гомумән, аларның яшәү рәвеше нидән гыйбарәт?
Төркемнәрдән җавап көтелә. Балаларның якынча җаваплары теркәлә.
Укытучы: Әсәрдә күтәрелеп чыккан проблема да бәхет эзләү проблемасы. Төркемнәрдәге җавап белән килешми мөмкин түгел, хезмәт –бәхет чыганагы. Тормышта  бәхетле булу, үз  урыныңны табу өчен  нык белемле булырга, хезмәт яратырга кирәк. Сүз дә юк, дөрес һөнәр сайлау шуның белән дә бәйле. Әнә бит Г.Тукай да ни ди :
                             Эшчән  кеше булу –бик  зур бәхет,
                             Эш  ул- бу тормышның үзәге.
                             Укый- яза белү –шул тормышның,
                             Гәүһәр кебек матур бизәге.                                                               
Укытучы: интерактив тактада “коллектив” сүзенә аңлатма бирелгән, шуның белән танышып үтик әле. Коллектив – уртак максатлар һәм уртак эшчәнлек нигезендә берләшкән кешеләр төркеме (“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” 268 нче бит)
-          “Акчарлаклар” повестендә промыселга вакытлы эшкә килгән кешеләр чын мәгънәсендә коллектив булып оешамы? (юк, чөнки алар кыска вакытка очрашалар. Монда таркаулык, эчеп-исереп сугышу, үпкәләшү дә бар)
-          Шуңа да карамастан эшчеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте нинди? (вак-төяк каршылыклар, тормыш мәшәкатьләре аркылы эшчеләрдә бер-берсенә хөрмәт, игелекле мөнәсәбәт күренеп тора. Түземлелек, башкаларның фикеренә колак салу кебек сыйфатлар ярала... )
Укытучы: димәк, хезмәткә тартылу процессы нечкә һәм оста итеп милли хисләр белән үрелеп бирелә. Сәгыйдә карчык, Газизә, Шәрәфи карт, Гариф образлары эшчәнлек, күндәмлек, инсафлык, тәртиплелек белән башка милләт кешеләренең хөрмәтен казанып булуын белдерә.
(Интерактив тактада “образ” һәм “символ”  сүзләренә аңлатма бирелгән)
Укытучы: Образ — әдәби әсәрдә кешенең эчке һәм тышкы бербөтен сурәте. Табигать күренешләре, җәнлек-кошлар, иҗтимагый күренеш-вакыйгалар да образ-сурәт төсен алырга мөмкин. Аерым әсәрләрдә, бигрәк тә лирикада, кешенең кайбер кичереш-халәте дә образ була ала. Икенче сүзләр белән әйткәндә, образ төшенчәсе күбрәк кеше образы мәгънәсендә кулланылса да, шулай ук образ-кичереш, образ-күренеш, образ-предмет, образ-пейзаж һ.б. мәгънәләрдә дә кулланылышта йөри. «Акчарлаклар» повестенда, мәсәлән, Гариф образы, Газизә, Солдат, Шәрәфи карт һ. б. кешеләр образлары бар. Шул ук вакытта диңгез образы, акчарлаклар образы, давыл, көймә, барак образлары да үзенчәлекле итеп сурәтләнгән. Акчарлаклар образын кертүнең әсәрдә үз йөкләмәсе дә бар. Бу образ ярдәмендә вакытлы эшчеләрнең хәле — балык тотуга кадәрге, балык тоту вакытында, сезон тәмамлангач булган иҗтимагый хәлләре дә, эчке кичерешләре дә гомумиләштерелгән сәнгатьчә гәүдәләнеш
таба.
Менә шунда инде бу образ символик мәгънә ала. Нәрсә ул символ? Символ — нинди дә булса күренешне яки предметны аңлатучы шартлы сүз яки билге. (Ул «шартлы билге» дигән грек сүзеннән алынган) Мәсәлән, ипи-тоз кунакчыллык, чишмә сафлык символы булып әверелгән. Акчарлакларны бу әсәрдә сезонлы эшчеләрнең символик образы дип әйтергә мөмкин.
Төркемнәрдә эш алып барыла. I төркем – Газизә образына, II төркем – Гариф образына, III төркем – акчарлаклар образына характеристика әзерли.
Һәрбер төркем  җавап бирә.Укытучы җавапларны хуплый. Бергәләп таблица тутырыла.
Гариф
Газизә
Акчарлаклар
Укымышлы, чибәр, көчле, батыр, кыю, тәвәккәл, нечкә күңелле, итагатьле, хисчән
Чибәр, саф күңелле, эчкерсез, кешеләргә игътибарлы, ата-анасына хөрмәтле, оялчан, тыйнак
Туктаусыз хәрәкәттәге, эзләнүче диңгез кошлары
IV. Йомгаклау.
Ә хәзер сүз төркем җитәкчеләренә бирелә. Алар һәрберсе чыгыш ясый. Күпме көч  чыгуга, тырышлыкларына карап, төркемдәге укучыларга билге куела.
V. Өй эше  (Сайлап алу хокукы  бирелә )
1. Түбәндәге җөмләне үз сүзләрегез белән, үзегез аңлаганча сөйләп бирегез: “Мин сине көтәрмен” дигән җөмлә аның  колак янында әллә нинди югары һәм эч өзгеч ноталардан җырланып бара, аның җанын ләззәт белән катыш юксыну ачыта, сызлата иде...”
2. “Акчарлаклар” повестенда хезмәт кешесенең уңай сыйфатлары” дигән темага инша языгыз.
3. Анкета тутырырга.
Анкета
  1. Нәрсә ул бәхет? Син бу төшенчәне ничек аңлыйсың?
  2.  Ул син  тормышта сайлаячак һөнәр белән бәйлеме?
  3. Кем булырга хыялланасың?
  4. Ни өчен бу һөнәрне сайлыйсың?
  5. Бүгенге  дәрес сиңа тормышта үз кыйблаңны табарга ярдәм иттеме?